,
эзләү 3.394 секунд барды Эзләү нәтиҗәләре
- Ильяс, күзләрен кысып, кулын алга сузды да, диңгез кебек җәелеп яткан колхоз кырларында тук башаклар чайкалуын күрсәткәндәй, җай гына тибрәтә башлады. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- – һәм Галимнең эндәшми торуыннан аның андый уе юклыгын белеп: – Кызганыч, – диде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Батыр седовчылар кебек, Боз океанының серләрен ачасым килә, диңгез дулкыннарының энергиясеннән, җир асты көчләреннән файдаланасы иде, гольфстрим агымын үзгәртәсе иде, штормнарны, мәңгелек бозларны кеше ихтыярына буйсындырасы иде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Беләсе иде: англиянең, франциянең, германиянең яки Американың минем кебек яшь бер кешесен нинди уйлар борчый икән? Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Нинди якты фикерләр аның күңелен канатландыра? Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Ул ерак илләрнең яшь кешесенә океан аркылы кулын сузарга тели, имеш; аны яңа тормыш төзергә чакырмакчы була, ләкин алар арасында ниндидер аждаһалар үкерә, аларга бер-берсенең кулын тотарга ирек бирмиләр. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Аның куәтле агымын туктатырлык көч бармыни дөньяда? Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- 85 Хафиз, диңгез кебек җәелгән Идел суларыннан күзен алмыйча: – Тормышта да менә шулай шаулап яшисе иде, – диде, – туктауны белмичә, гел алга барасы, юлда очраган барлык киртәләрне җимерәсе иде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Галим, аның ирен почмаклары, нәфис борын яфраклары дерелдәп китүен күрсә дә, сүзеннән туктамады, хәзер ул, акка-карага карамыйча, йөрәгендә тупланган барлык үпкәләрен Мөнирәнең күзенә карап әйтергә ашыга иде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- – әйе, – диде ул, башын түбән иеп. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)